Китапка бәяләмә: Гәрәева-Акчура А. Төркиядә табылган татар эзләре: публицистик мәкаләләр, эсселар, тәрҗемәләр (Конья, 2024) [Рецензия на книгу: Гараева-Акчура А. Татарские следы, обнаруженные в Турции: публицистические статьи, эссе, переводы (Конья, 2024)]
- Авторы: Хайрутдинов А.Г.1
-
Учреждения:
- Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ
- Выпуск: Том 15, № 2 (2025)
- Страницы: 145-149
- Раздел: Новые книги, рецензии
- URL: https://journals.rcsi.science/2410-0765/article/view/324838
- DOI: https://doi.org/10.22378/2410-0765.2025-15-2.145-149
- ID: 324838
Цитировать
Полный текст
Аннотация
Рецензия знакомит с содержанием и научной значимостью опубликованной в Турции книги, посвященной биографиям и общественной деятельности представителей татарской эмиграции, переселившихся в упомянутую страну в течение ХХ в. Ценность издания заключается в том, что автор дополняет новыми сведениями данные, относящиеся к судьбам татар, имена которых до сих пор остаются малоизвестными для татарской историографии. Кроме этого, автор презентует публикации о татарах в турецких периодических изданиях.
Ключевые слова
Полный текст
2024 елда Төркиянең Конья шәһәрендә «Atlas Akademi» нәшриятында якташыбыз журналист Айзирәк Гәрәева-Акчураның «Төркиядә табылган татар эзләре: публицистик мәкаләләр, эсселар, тәрҗемәләр» исемле китабы дөнья күрде.
Татар мөһаҗирләренең язмышлары белән кызыксынучы, аларның Төркия үсешенә, бу илнең иҗтимагый яшәешенә, мәдәниятенә, фәненә, мәгарифенә керткән өлешләре белән кызыксынучы кеше буларак та, галим буларак та мин бу китапны игътибарымнан читтә калдыра алмыйм. Бу йөздән аның турында кыска гына бер бәяләмә, ягъни рецензия язып, әлеге хезмәт турында хәбәрне татар җәмәгатьчелегенә җиткерергә телим, хәтта бурычым дип саныйм.
Әлеге китапны миңа Айзирәк ханым үз куллары белән бүләк итте. Айзирәк ханым белән күрешеп танышу миңа Мөхлисә Бубыйның 155 еллыгына багышланган конференциядә насыйп булды. Әлеге фәнни чара 2024 елның 27 нояберендә Иж-Бубый авылында (Татарстан Республикасы Әгерҗе районы) үткәрелде.
Безгә танышу гына аз булыр иде, аралашып китүебез дә табигый, чөнки язмыш безнең тарихка, шәхесләребезгә караган тикшеренүләребезнең юлларын кисештерде: көннәрдән бер көндә икебез дә Бубыйлар нәселенең татар милли хәтереннән өзелеп югалып калган, онытылган вәкиләсе Мәрьям ханым Бубый (Нигъмәтуллина) Атмаҗаның катлаулы, маҗаралы, фаҗигале язмышына юлыктык, «аһ» итеп, хәйран калып бу олы күңелле, корыч холыклы, мәгърур татар хатыны турында, әлбәттә, язарга, аның исемен татар халкына кайтарырга кирәк дигән карарга килгән идек.
Искә алынган китап юка тышлыклы, гадәти форматтан бераз зуррак кимәлдә, күләме 312 сәхифәдән гыйбарәт булган басмадыр [1]. Китап авторның төрек һәм татар телләрендә язылган кереш сүзе белән башлана. Моннан соң китапның эчтәлеге бирелә һәм Коньядагы Сәлҗүк университеты укытучысы, филология фәннәре кандидаты Алсу Шәмсутованың «Горурланыр елъязмалар» исемле кереш мәкаләсе белән дәвам ителә.
Китапның эчтәлеге дүрт бүлектән гыйбарәт. Беренче бүлек «Социаль барлык» дип атала. Биредә авторның 2017–2024 елларда төрле татар матбугат басмаларында чыккан татар-төрек халыкларының мөнәсәбәтләренә, аралашуларына кагылышлы хатирәви публицистик мәкаләләре урын ала. Бубыйлар нәселенең газиз парчасы булган Мәрьям ханым Атмаҗага багышланган мәкалә дә бу бүлектә урын ала. Йөрәкләрен майга төреп салмаганнарның күңелләрен елатырлык язмышлар кичкән бу ханымның тарихын биредә сөйләп тормыйм, чөнки бәяләмә язуымның максаты да Айзирәк ханымның китабына игътибарны җәлеп иттереп, укучыда аны үз кулларына алып укып чыгарга этәрүдер.
Икенче бүлек «Төрекчә китапларда, матбугатта татарлар язмышы» дип атала. Биредә урын алган язмалар аркылы автор татарларга карата игътибарның Төркиядә һичкайчан да сүнмәгәнлеген, тикшеренүчеләрне кызыксындыра торган, үзе турында яздыра торган мәүзугъ (тема) булып торганлыгын бәян итә.
Өченче бүлек «Сәяхәтнамәләр, эсселар» дип аталган. Биредә шулай ук автор ханымның әүвәлге елларда басылып чыккан мәкаләләре урын ала, укучыны уртак татар-төрек мохитенә, ике тугандаш халыкның галәменә хыялый сәфәр шул рәвешле дәвам ителә.
Дүртенче бүлек «Автор белән әңгәмәләрдән өзекләр» дип аталып, тирәнлеге һәм киңлеге белән дәрьяга тиң булган темага укучыны җитәкләп диярдәй озатуын дәвам итә, бу хакта уйлануларга, моңлануларга чумдыра. «Ни кызганыч, Россиядән күченгән мөһатирләрнең балалары бакыйлыкка күчеп бара, ә мөһаҗир бабаларын, әбиләрен бала чакта күреп калган буын олыгаеп килә», – дип яза Айзирәк ханым [1, б.285].
Дөрестән дә, татар халкының дөнья буйлап сибелгән асыл затлары бихисап. Үз илләрендә кадер-хөрмәт күреп бар көчләрен туган җирләренең үсешенә, алгарышына сарыф иткән булсалар иде, дөньялар да башкача булыр иде дә бит, язмыштан узмыш юк шул. Мәрхәмәтсез тарих туфаннары ул асыл кешеләрне генә түгел, алар турындагы хатирәләрне дә инде юкка чыгарып бара: нәсел дәвамчыларының хатирәләре, саргайган гәзит-журнал сәхифәләре – һәммәсе фани, һәммәсе акрынлап тарала бара, сүнә бара. Шуңа күрә ул таралган язмышларны, чәлпәрәмә килгән гүзәл өметләрнең калдыкларын бүген без күз яшьләрен түгә-түгә бөртекләп җыябыз, барлыйбыз, табышлар булса сөенәбез, тергезелүе мөмкин булмаган югалтуларга юлыксак көенәбез. Татар халкы тарихын аның вәкилләренең аянычлы тәкъдирләре аша язу эше шул рәвешле дә дәвам ителә. Айзирәк Гәрәева-Акчураның хезмәте дә бу эшнең кыйммәтле бер өлеше булып тора.
Якташыбыз Айзирәк бу юнәлештә эзләнүләрен дәвам итәр дип ышанасы килә, чөнки дөнья буйлап сибелгән татарларның Төркиядә төпләнеп калган вәкилләренә караган табышлар әле күп булачак.
Об авторах
Айдар Гарифутдинович Хайрутдинов
Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ
Автор, ответственный за переписку.
Email: khaidar67@mail.ru
ORCID iD: 0000-0003-0648-0466
кандидат философских наук, доцент, и.о. заведующего отделом истории религий и общественной мысли им. Я.Г. Абдуллина
Россия, КазаньСписок литературы
- Гәрәева-Акчура А. Төркиядә табылган татар эзләре: публицистик мәкаләләр, эсселар, тәрҗемәләр. Конья: «Atlas Akademi», 2024. 320 б.
Дополнительные файлы
