MEMORIES OF YAMASH IGENEY IN THE NEWSPAPER “KRYASHEN SUZE”

Cover Page

Cite item

Abstract

The article is dedicated to the memory of the famous writer and public fi­gure A.N. Malov (literary pseudonym Yamash Igeney). Yamash Igeney was the editor-in-chief of the Kryashen newspaper “Kryashen Suze”. The article contains memories of contemporaries, colleagues and friends. The creativity and literary activity of Yamash Igeney is highly appreciated.

Full Text

Талантлы шагыйрь, публицист, «Керәшен сүзе» газетасының беренче баш мөхәррире, керәшеннәрнең мәшһүр улы, асыл заты Ананий Нестерович Малов (әдәби псевдонимы Ямаш Игәнәй) турында халык арасында иң җылы истәлекләр генә саклана. Ул вафат булгач озак вакыт та үтми, «Керәшен сүзе» газетасы аның турында замандашларының, коллегаларының, каләмдәшләренең, дусларының хәтирәләрен бастыра башлый.

Түбән Кама шәһәре керәшен җәмгыяте әгъзасы Виктор Шадрин хәтерендә, мәсәлән, Ананий Малов «сибелгән, таралган керәшен­нәрне «Керәшен сүзе» газетасы аша җыйнау, рухи хәзинәләрен барлап, алдагы көннәргә илтү уе-максаты белән янган үтә дә тыйнак, сабыр, олы җанлы Кояш буларак искә ала. Ул озак еллар күпләренең күңелләрендә үзе иҗат иткән шигырьләре, «Керәшен сүзе» газетасы булып яшәячәк», дип инанган Виктор Шадрин [1].

«Керәшен сүзе» газетасы битләрендә Ананий Малов һәм аның эшчәнлеге турында иң җылы хәтирәләрен газетаны аннан соң җитәкләгән баш мөхәррир Людмила Даниловна Белоусова һәм газетаның учредителе Николай Антонов калдыралар. Людмила Белоусова үзенең ничек итеп Ананий Малов белән танышып киткәнен һәм газетада эшли башлавын искә төшерә. Ул вакытта алар әле җәмәгать башлангычында эшлиләр, ял көннәрендә яки кичләрен очрашып газетаны әзерлиләр [6].

«Аргамак» журналының баш мөхәррире Мансур Мортазин тасвирлавынча, Ананий Маловны бөтен «Аргамак» редакциясе яраткан, хөрмәт иткән. Ул үзеннән 10, 20, 30, хәтта 40 яшькә кечерәк кешеләр белән эшләсә дә, кирәк вакытта асыл киңәш бирүче өлкән агай да, ә кайчакларда яшьләрне көнләштерерлек җиңел сөякле бию­че, бәйрәм күрке дә була алган. Ул әсәрләрендә бүгенге тормышка, бүгенге яшәешкә мәдхия җырламый иде, дип яза Мансур Мортазин, киресенчә, тормышны ул ничек бар, шулай сүрәтләргә яратты. Үзенең язмалары аша ул хәзерге көнебездән канәгать түгеллеген күрсәткән, иҗат кешесенең кадере юклыгына офтанган, рәхимсез бәндәләрнең, комсыз түрәләрнең кыланмышларына ачуын белдер­гән. «Аргамак» журналының баш мөхәррир урынбасары Мансур Сафин җылы иттереп аларның бергәләп Мамадышта эшлә­гән чакларын искә төшерә. Көндәлек уңайсызлакларга карамастан, Ананий Нестеровичның Мамадыштагы иҗади эшчәнлеге уңышлы булды, ул анда шагыйрь буларак чыныкты, профессиональ язучы булып өлгерде. Без чын шагыйрь булырга хыялландык һәм ул хыялны тормышка ашырдык, дип яза Мансур Сафин [1].

«Шәһри Казан» газетасы хезмәткәре Рафаэль Сальмушев үзе­нең 1983 елда Ананий Малов белән Сарманда булган вакытларын искә төшерә. Миндә аның турында ярдәмчел, кешеләргә карата игътибарлы икән, дигән фикер калды, ди мәкалә авторы. Ул чын мәгънәсендә үз хезмәтләре белән халык мәхәббәтен яулаган ша­гыйрь. Өч көнлек очрашуда да Ананий Маловның мәңге онытыл­маслык эз калдырганын хәтерли [4].

«Аргамак» журналы хезмәткәре Рәшит Бәшәр исенә төше­рүенчә, Ананий Малов яхшы җанлы кеше булган, андыйларны сагынмыйча булмый. Җылы итеп аның беркатлыгын искә төшерә, шул беркатлыгы өчен аны кайвакыт күрмәскә, үпкәләтергә дә маташтылар. Үпкәләсә үзе дә каты үпкәли иде ул, ди Рәшит Бәшәр. Тормыш иптәшенә булган чын мәхәббәте, аның авырган вакытында бөтен өй эшләрен, мәшакәтләрен үз өстенә алганы турында җылы итеп тасвирлый [2].

Бер урында җыелып, Ананий Малов турында иң күп һәм авторитетлы кешеләр тарафыннан әйтелгән җылы, матур һәм абруйлы сүзләр 1998 елның 21 мартында булгандыр. Шушы көнне туган авылы Ләкедә әлеге бөек керәшен шәхесенең 60 еллык юбилее уздырыла. Әлеге юбилеена кадәр 10 ай элек вафат булса да, аны дуслары, каләмдәшләре, керәшен карендәшләре онытмыйлар. Аны шәхсән белүчеләр, хөрмәт итүчеләр, иҗатын яратучылар Башкортостанның Бакалы районыннан, Удмуртиянең Ижау шәһәреннән, Казан, Яр Чаллы, Менделеевск, Алабуга шәһәрләреннән Мамадыш районыннан җыелганнар. Кунаклар арасында Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев, Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Данил Салихов, «Керәшен сүзе» газетасының баш редакторы Людмила Белоусова, танылган җырчы Галина Казанцевалар булуы чараны тагын да абруйлырак иткән.

Җыелып беткәч кунаклар зиратка юл ала. Анда оештырылган митингта Людмила Белоусова, Алабуга педагогия институты доценты Николай Григорьев, «Аргамак» журналы хезмәткәре Рәшит Бәшәр шагыйрьнең иҗаты белән таныштыралар, аның турындагы җылы истәлекләре белән уртаклашалар. Кабергә тере чәчәкләр салалар [3].

Сарман районы администрациясе башлыгы Әнвәр Залаков карары нигезендә үз вакытында шагыйрь укыган Ләке урта мәктәбенә Ямаш Игәнәй исеме бирелә. Мәктәпнең иң зур бүл­мәләренең берсендә шагыйрьнең музее ачыла. Биредә аның шәхси әйберләре, кулъязмалары, китаплары, дәресләрдә утырган партасы, хәтта класс журналлары һәм аның алган билгеләре табеле дә урын ала. Татарстан язучылар берелеге рәисе урынбасары Данил Салихов матур сүзләрдән кала тиздән шагыйрьнең Татарстан китап нәш­риятында шигырьләр җыентыгы дөнья күрәчәге турында игълан итә. Җыелу­чылар бу хәбәрне көчле алкышлар белән каршы ала.

Соңрак сәхнәгә шагыйрьнең дуслары, туганнары, каләмдәшләре күтәрелә. Аяз Гыйлаҗев үзенең Зәй районы Югары Баграж авылында, керәшеннәр арасында үскәне, һәм аларны хөрмәт итүе турында әйтә. Ләкин элек керәшеннәрне зурлап булмады, ди. Ямаш Игәнәй исә үзенең югары бәясен ала башлаганын раслый. Безнең бурыч, дип дәвам итә Гыйлаҗев, аның иҗатын, якты исемен киләчәк буыннарга тапшыру кирәклеген, аның намуслы, игелекле кеше булганын булуына басым ясый. Гомумән керәшен мәдәниятына ихтирамын күрсәтә. Керәшеннәрнең матур йолаларын, гореф-гадәт­ләрен, җыру­ларын, спецификалы сөйләм сүзләрен, туй бәйрәмнәрен саклап калуның мөһимлеге турында сөйли.

«Аргамак» журналының баш мөхәррире Мансур Мортазин журнал идарәсе һәм «Рухият» фонды тарафыннан уздырылган әдәби конкурс йомгаклары буенча 1997 ел өчен Саҗидә Сөләйманова исе­мендәге премиянең Ямаш Игәнәйгә бирелүе турында игълан итә. Изге теләкләр теләүчеләр арасында Менделеевск кунаклары да була [3].

1998 елның июлендә Ананий Маловның Яр Чаллыда торган йорты янына тантаналы рәвештә мемориаль такта куела. Яр Чаллы шәһәре язучылар оешмасы рәисе Вахит Имамов монда аның иҗатына хөрмәт белән караучылар килгәнен искәртә. Чаллыдагы керәшеннәр җәмгыяте рәисе Николай Ипеев Ананий Маловның лаеклы ялга чыкканнан соң бар вакытын «Керәшен сүзе» газетасына гына багышлау теләге белән йөргәнлеге турында әйтеп үтә. Гомумән, тантанада Ананий Малов турында якты истәлекләре белән уртак­лашучылар күп була. Алар арасында: «Керәшен сүзе» газета­сының баш мөхәррире Людмила Белоусова, язучы Факил Әмәк, «Аргамак» журналы мөхәррире Мансур Мортазин, журналның җаваплы сек­ретаре Рәшит Бәшәр, Түбән Кама шәһәренең «Туган як» газетасы мөхәррире Виктор Шадрин, Чаллы шәһәре музее директоры Земфира Сафина, язучы Шамиль Шәйдуллин һәм башка шәхесләр катнаша [5].

Газетада Ананий Маловның авылдашларының да якты хәти­рәләре дә бастырыла. Мәсәлән, Роза Аксакова «Ананий безнең авылның горурлыгы иде» дип яза. Ул һәр җәй саен авылга кайтып, туганнары, дуслары, классташлары белән аралашып яшәгән. Мәктәптә укыганда ук шигырьләр, стена газетасына мәкаләләр язган. Егет булып җиткәч тә, авылда иң әдәпле, иң тыйнакларның берсе булып калган. «Керәшен сүзе» газетасында чыккан байтак язмаларын Ананий Малов авылына, авылдашларына багышлаган. Ул авылны уятырга, кешеләргә иман кертергә, күзләрен ачырга, үзләренең кем, нинди нәселдән икәнлеген күрсәтергә омтылды, дип яза аның авылдашы [1].

 

×

About the authors

D. I. Akhmetov

Institute of Problems of Ecology and Subsoil Use of the Tatarstan Academy of Sciences

Author for correspondence.
Email: ahmetov-danir@mail.ru
Junior Researcher Kazan, Russian Federation

References

  1. Керәшен сүзе. 1997. №3 (29). 24 март.
  2. Керәшен сүзе. 1998. №1 (39). 23 январь.
  3. Керәшен сүзе. 1998. №5 (43). 4 апрель.
  4. Керәшен сүзе. 1998. №9 (47). 12 июнь.
  5. Керәшен сүзе. 1998. №11 (49). 17 июль.
  6. Керәшен сүзе. 2001. №5–9 (107–111). Август.

Supplementary files

Supplementary Files
Action
1. JATS XML

Согласие на обработку персональных данных

 

Используя сайт https://journals.rcsi.science, я (далее – «Пользователь» или «Субъект персональных данных») даю согласие на обработку персональных данных на этом сайте (текст Согласия) и на обработку персональных данных с помощью сервиса «Яндекс.Метрика» (текст Согласия).