120th anniversary of Yamashurma rural school
- Authors: Bagautdinova K.Z.1
-
Affiliations:
- Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences
- Issue: Vol 8, No 3 (2023)
- Pages: 432-441
- Section: Microhistory and Culture of everyday
- Published: 04.12.2023
- URL: https://journals.rcsi.science/2619-1636/article/view/358414
- DOI: https://doi.org/10.22378/he.2023-8-3.432-441
- EDN: https://elibrary.ru/RQXTTQ
- ID: 358414
Cite item
Full Text
Abstract
The article is dedicated to the 120-years-old history of the Yamashurma secondary school. The paper discusses the opening of the Russian-Tatar school in the village of Yamashurma, Kazan Uyezd, at the outset of the 20th century, the situation at the school during the war years, the educational system in the Soviet times, the stages of school curriculum, and overall the life and development of the educational institution. The study higlights the role of mullah F. Khamzin in the opening of the school, the work of G. Kulakhmetov, a graduate of the Kazan Tatar Teachers School, who taught here in 1903–1908, and also “teacher Gabdulla” who held the position of the school headmaster in 1911–1932. The study is based on the documents from the State Archive of the Republic of Tatarstan and the book by R.A. Shakirzyanov, Candidate of Technical Sciences, “Yamashurma School is a spring of enlightenment”.
Full Text
Казан арты тарихына караган гыйбрәтле сәхифәләрнең бер өлешен үзенә сеңдергән авылларның берсе – хәзерге Биектау районына кергән Ямаширмә авылы. Авыл мәктәбенең 120 еллык тарихы бар. Бүгенге көндә авыл, мәктәп тарихы яхшы өйрәнелгән дияргә мөмкин (Салихов, Хайрутдинов, 1999: 205–206; Гарипова, 2003: 180–185; Шакирҗанов, 2005; Баһаветдинова, 2009: 190–194), эзләнүләр дәвам итә һәм яңа материаллар да табылып тора.
Татар халкы элек-электән аң-белемгә, зыялылыкка омтылып яшәгән, укымышлы кешеләрне хөрмәт иткән, гыйлемгә тартылган. Ямаширмә авылы да мәгърифәтле затларга бай булган, мәдрәсәләрдә яңа тип укыту системасын урнаштыру өчен һәрвакыт көрәш барган.
Татарстан республикасы Дәүләт архивында Казан өязе Чыпчык волосте Ямаширмә авылында 1903 елның 10 февралендә Икенче рус-татар училищесы (шулай аталып йөртелгән) ачылуын раслаучы эш кенәгәсе саклана (ТР ДА. 119 ф. 1 тасв. 780 эш). ХХ йөз башында Казан өязе татар авылларында беренчеләрдән булып ачылган шундый мәктәп була бу.
Казан татар укытучылар мәктәбен (КТУШ) тәмамлаган Сөләйман Искәндәров, Габделкаюм Коләхмәтов, Нигъмәтҗан Таһиров, М.Дашкиннар инкыйлабка кадәр Ямаширмә авылы мәктәбендә укыталар.
1903 елның гыйнварында Ямаширмә авылына вакытлыча укытучы итеп Казанда татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган мөгаллим Сөләйман Искәндәров билгеләнә. Бина булмау сәбәпле Закир исемле крестьянның өендә 10 укучы белән мөгаллимлек эшен башлап җибәрә. Соңрак Зәйнулла Гыйззәтуллин һәм аның улы Мөхәммәтвафа Зәйнуллин өендә укытуны дәвам итә (ТР ДА. 119 ф. 1 тасв. 780 эш. 18 кгз.).
Әле махсус бина төзелгәнче үк Казан өязе земство идарәсе укыту эшенә һәм укытучыга хезмәт хакы түләү өчен акча бүлеп бирә. 1903 елда дәүләт карамагына күчкән уку йортын финанс ягыннан тәэмин итү эшне шактый җиңеләйтә.
1903 елның 27 августында укытучы итеп елга 300 сум хезмәт хакы белән Габделкаюм Юныс улы Коләхмәтов билгеләнә (ТР ДА. 119 ф. 1 тасв. 780 эш. 58 кгз.). Ул 1884 елда Пенза шәһәрендә Юныс Мөхәммәтҗан улы Коләхмәтов гаиләсендә туа. Габделкаюм – күренекле татар әдибе Гафур Коләхмәтовның энесе. Татар әдәби-мәдәни тормышының үзәгендә кайнаган Гаяз Исхакый, Хөсәен Ямашев, Галимҗан Сәйфетдиновлар белән бергә укыган яшь педагог Ямаширмә авылына килү белән җиң сызганып эшкә керешә. Нәкъ менә аның тырышлыгы һәм Фазлыйәхмәт имам-хатыйбның финанс мәсьәләсендә җаваплылыкны үз өстенә алуы нәтиҗәсендә, аерым мәктәп ачуга рөхсәт бирелә.
Габделкаюм Коләхмәтов өяз земство идарәсенә язган хатында мәктәпнең йорт бинасы кысан булуын һәм укучылар саны арта баруын, аларның тирә-юньдәге авыллардан да, хәтта Казанның Апанай мәдрәсәсеннән дә килүләрен хәбәр итә (ТР ДА. 119 ф. 1 тасв. 780 эш. 66 кгз.).
Махсус уку бинасы булдыру көн тәртибенә куела. Бу эшне алдынгы карашлы имам-хатыйб, мөгаллим Фазлыйәхмәт Хәмзин үз өстенә ала һәм земство өяз идарәсенә язган хатында үзенең “гарант” булачагын белдерә (ТР ДА. 119 ф. 1 тасв. 780 эш. 78 кгз.). Аның тырышлыгы белән укыту 1904 елдан яңа бинада башлана. Училищелар инспекторы Федор Краспорецкий Казан губернасы халык училищелары директорына язган хатында мәктәпнең авыл мулласы Ф.Х. Хәмзиннең тырышлыгы белән ачылганлыгын искә алып, аңарга югары бәя бирә һәм рәхмәт (благодарность) белдерүне сорый: «мәктәп Фәзлыйәхмәт Хәмзин мулла кайгыртуы нәтиҗәсендә ачылган, ул, мәктәп бинасына үзенең йортының иң яхшы өлешен биреп, укытучыны аерым фатир белән дә тәэмин итте. Дөрес, моның өчен ул земстводан елга 150 сум чамасы акча ала, әгәр дә бу түләү исәбенә бүлмәләрне җыештыру, каравылчы кирәклеген дә исәпкә алсак, бу зур акча түгел. Ул мәктәп бинасын үз хисабына җылыта һәм яктырта. Попечитель вазифасында торган мулла Хәмзин мәктәпне тәртиптә тота һәм төзекләндерүгә бөтен тырышлыгын куеп эшли» (ТР ДА. 160 ф. 1 тасв. 1216 эш. 70 кгз.). Фәзлыйәхмәт Хәмзин күренекле дин әһеле генә түгел (соңрак аңа ахун дәрәҗәсе дә бирелә), педагог-реформатор, мәгърифәтче дә.
Гомумән, мәктәп үз яшәешендә төрле хәлләргә дучар була: янгынга да эләгә, кабат-кабат төзелә, үсә, киңәйтелә.
1907 елда Казан өязендә игеннәр уңмый, ачлык була. Габделкаюм Коләхмәтов, Казанда яшәгән сеңелләре Шәмсекамәр һәм Суфия белән киңәшеп, авыл халкына ярдәм итү йөзеннән, Яңа Клуб бинасында (Казан шәһәрендә) хәйрия спектакле куялар. Барлык оештыру эшләрен Габделкаюмның сеңелләре башкара. Габдулла Кариев Гаяз Исхакыйның «Өч хатын белән тормыш» дигән әсәрен хатын-кызлар өчен генә куя. Казан тарихында беренче тапкыр булган бу тамашага чынлап та хатын-кызлар күп килә. 1907 елның 1 февралендә куелган бу спектакль зур уңыш казана. Мыеклар ябыштырып ирләр ролен уйнаган Шәмсекамәр дә, сеңлесе Суфия да үзләрен сәләтле артистка итеп таныталар. Хаклы рәвештә татар театрының атасы саналган Габдулла Кариев аларга рәхмәт әйтә (Биктимирова, 2012: 9). Спектакльдән җыелган 67 сум 19 тиен акчага Габделкаюм Коләхмәтов Ямаширмә авылындагы икмәк пешерү йортыннан ипи, Закир Җәләлетдинов лавкасыннан шикәр, чәй, ярма алып авыл халкына тарата (ТР ДА. 1 ф. 4 тасв. 3049 эш, 1–1 кгз.и.я., 4–4 кгз.и.я.). Бу чараның финанс хисабы «Казанские губернские ведомости» газетасы битләрендә басылып чыга (Казанские губернские ведомости. 1907. 6 марта).
Габделкаюм Коләхмәтов белем бирү белән беррәттән, авыл халкы арасында агарту һәм аңлату эшләре алып бара. Патша, авыл старосталарын сайлаган кебек үк, халык тарафыннан сайланырга тиеш һәм гомумән тиздән патша бөтенләй булмаячак, аны халык тарафыннан сайлап куелган кеше алыштырачак дигән фикерләр тарата. Студентлар авыл халкы хокуклары өчен көрәшәләр, ә крестьяннар һич тә аларга булышырга теләмиләр дип, ризасызлыгын да белдерә (ТР ДА. 119 ф. 1 тасв. 780 эш. 86 кгз.). 1908 елның 28 мартында Г.Коләхмәтов өендә тентү уздырыла һәм шактый күләмдә «зарарлы» матбугат җыеп алына (ТР ДА. 1 ф. 4 тасв. 3547 эш. 5–12 кгз.). Габделкаюм сәяси яктан гаепле дип табыла һәм 1908 елның 18 августында ике елга Сембер шәһәренә сөргенгә җибәрергә хөкем ителә (ТР ДА. 1 ф. 4 тасв. 3547 эш. 26 кгз.). Сөргеннән соң озак еллар полиция күзәтүе астында була.
Аның эшен Таһиров Нигъмәтҗан Хөснетдин улы дәвам итә. 1910 елның 6 гыйнварында язган хатында Таһиров укучылар саны 50 гә җитүен хәбәр итә. Бинаны киңәйтү һәм ярдәмгә икенче укытучы кирәк дип тә белдерә (ТР ДА. 119 ф. 1 тасв. 780 эш. 101 кгз.). 1910 елда Казан губернасы Казан өязе халык училищелары инспекторы Я.Д. Кобловны чыгарылыш имтиханнары комиссиясе җитәкчесе итеп Ямаширмә авылы мәктәбенә билгелиләр (ТР ДА. 119 ф. 1 тасв. 1116 эш. 7 кгз.и.я.).
1911 елның 11 маеннан Ямаширмә мәктәбе белән җитәкчелек итү Габдулла Зәйнуллинга тапшырыла. Әтисе үлгәннән соң балалар йортында тәрбияләнгән Габдулла Ямаширмә мәктәбенә укытучылар хәзерләү курсын тәмамлап килә. Рус теле укытканга, аны авыл халкы «учитель Габдулла» дип йөртә. Инкыйлабка кадәр уку-укыту, оештыру эшләрен Фазлыйәхмәт мулла белән берлектә алып баралар. Соңыннан, 1932–1954 елларда, күрше авыл мәктәпләрен җитәкли. Укыткан елларында бик күп медальләр һәм грамоталар белән, «Бөек Ватан сугышындагы хезмәт батырлыгы өчен» медале, 1949 елда Ленин ордены белән бүләкләнә (Шакирҗанов, 2005: 86–87).
1914 елда башланган империалистик сугыш, аннан соңгы гражданнар сугышы, 1921 елгы ачлык, колхозлар оешу, тирән тетрәнүләр Ямаширмә авылын да читләтеп үтми.
Октябрь революциясеннән соң мәдәният һәм мәгариф белән идарә итү системасы тамырдан үзгәртеп корыла. 1918 елгы закон нигезендә бердәм, барлык кеше дә укый ала торган, укыту ана телендә алып барыла торган яңа совет мәктәбе барлыкка килә. Мәктәп программалары яңадан эшләнә, укучыларда «сыйнфый караш» тәрбияләү максаты куела.
1919 елдан наданлыкны бетерү турында декрет кабул ителә. Авылларда һәм шәһәрләрдә наданлыкны бетерү пунктлары оештырыла. Ләкин авылларда бу эшне киңрәк җәелдерү өчен укытучылар да, финанслау мөмкинлеге дә җитешле булмый.
1926 елдан Ямаширмә мәктәбе тулы башлангыч белем бирә башлый.
Татар мәктәпләрендә уку-укыту эшләрен оештыруда килеп чыккан кыенлыклардан алфавит алышынып торуны да атарга кирәк. Ничә гасырлар буе «гарәп әлифбасы»н кулланган татар халкы, 1927 елдан гарәп язуы урынына латин алфавитына нигезләнгән «Яңалиф», 1939 елда рус алфавиты язуы – кириллицага күчәргә мәҗбүр була.
1936/37 уку елында тулы булмаган урта мәктәптә барлыгы ун сыйныфта 335 бала белем ала. Укучыларның яшьләре: I-IV сыйныфларда – 7 яшьтән 11 яшькә кадәр 170 бала, шуларның 79ы – I сыйныфта укый (79,8%ын 8 яшьлекләр тәшкил итә). V-VII сыйныфларда – 10–16 яшьтәге 165 укучы була (50,3%ы 12–13 яшьтә) (ТР ДА. Р6500 ф. 1 тасв. 1 эш. 30 кгз.и.я.).
1930нчы елларда рус теле дәүләт тарафыннан тормышның барлык өлкәләрендә дә киң кулланышка кертелә. Шулай ук мәгариф системасында да рус теленең ролен үстерү буенча эш алып барыла. 1938 елның 13 мартында кабул ителгән карар1 моның ачык мисалы. Әлеге карар нигезендә, 1938 елның 1 сентябреннән милли мәктәпләрнең 2 сыйныфыннан башлап мәҗбүри рәвештә рус телен укыту кертелә һәм аны укытуга сәгатьләр саны арттырыла. Бөек Ватан сугышы елларында да рус телен өйрәтүгә нык басым ясала (Зиннәтуллина, Садыйков, 2017: 163). Татар авылларының күбесендә рус теле укытучылары рус милләтеннән була. Ямаширмә мәктәбендә рус телен Е.К. Осенкова укыта. Биектау районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Н.С. Еврюжихин үзенең чыгышында Осенкованың татар мәктәбендә рус теле буенча искиткеч нәтиҗәләргә ирешкәнлеген билгеләп үтә (ТР ДА. Р6500 ф. 1 тасв. 31 эш. 25 кгз.и.я.–26 кгз.).
Бөек Ватан сугышы елларында да укыту эше тукталмый. Ямаширмә урта мәктәбе җитәкчесе Нәбиуллинның 1940/41 уку елындагы хисабыннан: «Мәктәпнең 2 бинасы бар, укыту татар телендә алып барыла. Барлыгы унөч сыйныф, I-IX сыйныфларда 393 укучы (1-се рус милләтеннән), аларның 147-се яңа укырга керүчеләр, 28-е икенче елга калучылар. Мәктәптә 15 укытучы укыта (I-IV сыйныфларда – 5, V-IX сыйныфларда – 9 укытучы). Музыка, җыр, рәсем, сызым, физкультура һәм хәрби әзерлек дәресләрен бер укытучы алып бара. Тагын бер пионервожатый каралган» (ТР ДА. Р6500 ф. 1 тасв. 9 эш. 26–26 кгз.и.я.). 1943 елдан малайларны һәм кызларны аерым укыту турындагы карар кабул ителә. Укучыларга хәрби-физик тәрбия бирүгә игътибар көчәя: малайлар сафта йөрергә, төз атырга өйрәнәләр.
1940/41 уку елында VIII-X сыйныфлар өчен түләүле уку кертелә. Авыр сугыш елларында тормышны алып бару хатын-кызлар һәм яшүсмерләр җилкәсенә кала. Балаларын укытырга авыл халкының акчасы булмый. Налоглар да түлисе бар бит әле. Мәктәп җидеелык булып үзгәртелә. 1940/41 уку елында унөч сыйныф булса, 1945/46 уку елында тугызга гына кала. Гомуми мәйданы 225 кв.м. булган бинада биш бүлмәдә уку-укыту эшләре алып барыла. Класслар җитмәү сәбәпле балалар ике сменада укыйлар, уку бүлмәләре салкын, яктылык җитми (ТР ДА. Р6500 ф. 1 тасв. 25 эш. 50–50 кгз.и.я.).
1946 елның яз айларында укучыларның мәктәпкә йөреше 88% тәшкил итә. Районның мәгариф бүлеге утырышында мәктәп директоры Гыйззәтуллина Бану, гомуми укыту законын үтәү өчен матди база тудырырга кирәклеген әйтеп чыгыш ясый. Авылда фронтовик балалары өчен фонд төзелә: бер тонна бәрәңге әзерлиләр һәм фронтовик балаларын иртәнге җылы аш белән тәэмин итәләр. Кызганычка каршы, хөкүмәттән ярдәм күрсәтелми. Киләсе уку елына мәктәпне ремонтлау өчен акча булмый, мәктәп бакчасында зур мәйданда чәчү оештырырга уйлыйлар (ТР ДА. Р6500 ф. 1 тасв. 31 эш. 10–11 кгз.).
1946 елның көзендә мәктәп 120 пот икмәк (1965 кг) һәм 1 гектар җирдән бәрәңге әзерли. 15 июльдә киләсе уку елына 7–15 яшьлек балаларның хисабын алалар. Исемлекне авыл советы утырышында тикшерәләр һәм исемлеккә керми калган балаларны өстиләр.
Яңа уку елында Ямаширмә мәктәбендә тарих һәм география фәненнән укытучы булмый. IV сыйныфтан 3 укучы укырга йөрмиләр, колхозда көтү көтәләр. Мәктәптә 20 баланың әтиләре сугышта һәлак булган яисә сугыш инвалидлары. Аларның күбесенең кияргә киемнәре юк. Мохтаҗ балаларга хөкүмәт тарафыннан ярдәм күрсәтелми (ТР ДА. Р6500 ф. 1 тасв. 31 эш. 56–56 кгз.и.я.).
1948 елны Биектау мәгариф бүлеге юлламасы белән Казаннан укытырга Маһинур Бикмөхәммәт кызы кайта. Яшь укытучы мәктәп янындагы бакчаны гөлбакчага әверелдерә. Шулай булуга да карамастан, 1950 елда Биектау районының РОНО җитәкчесе Н.С. Еврюжихин мәктәп бакчасының 3 гектар җир мәйданы була торып, аннан керем рациональ файдаланылмый дип тәнкыйть итә, мохтаҗ укучыларга матди ярдәм күрсәтелмәгәнлеген ассызыклый (ТР ДА. Р6500 ф. 1 тасв. 91 эш. 80 кгз.и.я). 1953 елда исә Ямаширмә мәктәбе, Миңнуллина Маһинур тырышлыгы белән, район мәктәпләре арасында беренче урынны алып, ВДНХның 5 бронза медале белән бүләкләнә (Шакирҗанов, 2005: 94–95).
1950 елдан Ямаширмә мәктәбен күрше авыллар белән берләштерәләр. Ямаширмә мәктәбендә барлыгы 9 авылдан: Коркачык, Урмат, Кызыл Күл, Авангард, Кызыл Шәрык, Байкал, Яңа Чишмә, Уралдан килеп укыйлар. Бүгенге көндә бу авылларның күбесе юк инде.
Бу елларда мәктәпнең санитария-гигиена һәм матди-хуҗалык базасы әле түбән була. Укучыларга физзарядка ясау оештырылса да, табиб тикшерүе үткәрелмәгән. Сыйныф бүлмәләрендә балалар өс киемнәрендә утырганнар, элгечләр булмый. Парталар балаларның үсеше буенча сайлап алынмаган. Икенче уку бинасында эчке рамнар булмау сәбәпле, бүлмәләрдә температура түбән, түбәнең берничә урыныннан су ага. Ремонтның сыйфаты канәгатьләнерлек булмый.
Шулай да уңай күренешләр дә күзәтелә. Мәктәпнең уку бинасы киңәйтелә, икенче бинада икенче сыйныф бүлмәсе ачыла, мәктәпне җылытырга 50% утын әзерләнә (ТР ДА. Р6500 ф. 1 тасв. 91 эш. 80–80 кгз.и.я.).
Гомумән алганда, мәктәп җитәкчеләренә эшләргә җиңел булмый. Өлкә ММБ (милли мәгариф бүлеге) вәкилләре мәктәпләрне еш кына тикшереп торалар. Архивта сакланган хисап, акт документлары шул турыда сөйли. 1953 елны инспектор Х.Х. Хәбибуллина Ямаширмә мәктәбе директоры Х.Ш. Нәбиуллинны тәнкыйть итә: «...асылда мәктәп белән җитәкчелек итмәгән, бу эшне мәктәп завучы Шакирҗановка тапшырган. ... Әлеге коллективта урта белемле һәм V-VII сыйныфларда эшләүче тугыз яшь укытучыга директор бернинди ярдәм дә күрсәтмәгән» (ТР ДА. Р6500 ф. 1 тасв. 142 эш. 1–17 кгз.и.я.).
1960/61 уку елында Татарстан АССР Югары Советының карары нигезендә мәктәп мәҗбүри сигезьеллык укыту системасына, 1966 елдан урта мәктәп булып үзгәртелә. Бу елларда мәктәпне Мәннапов Рәфкать җитәкли. «СССРда мәктәпнең тормыш белән бәйләнешен ныгыту һәм халык мәгарифе системасын тагын да үстерү турында»гы закон укытуны хезмәт белән тыгыз бәйләп баруны күздә тота. Ямаширмә мәктәбендә «Оста куллар» түгәрәге эшли башлый.
1968 елдан мәктәптә «Сугышчан дан» музее ачыла. Бу юнәлештә эшне тарих укытучысы Мөхәммәтҗанов Илдус һәм сугыш һәм хезмәт ветераны, физика укытучысы Шакирҗанов Әгълә алып бара. Сугыш вакытында Ямаширмә авылында 146нчы укчы дивизия урнашкан була. Аларның үткән данлы юлын өйрәнеп, музей әгъзалары үзләре дә шушы дивизиянең сугышчан юлы буенча Мәскәү, Брест, Волгоград, Минск кебек герой шәһәрләрдә, Эстониянең Тарту шәһәрендә булалар, сугыш батырлары белән очрашалар, элемтәдә торалар (Шакирҗанов, 2005: 70).
1978 елда мәктәпнең яңа бинасы салынып бетә. Бу елларда мәктәпне математика укытучысы Хәйруллин Әнвәр Госман улы җитәкли. 20 еллап эшләү дәверендә ул көчле, ныклы укытучылар коллективы туплауга ирешә. Аның эшен Ямаширмә мәктәбен тәмамлаган, күп еллар математика укыткан Сафиуллина Фәридә Һади кызы дәвам итә. Илдә барган үзгәртеп кору чорында җитәкче ролен хатын-кыз башкара.
Алмашка яшь буын килә. Зиннуров Айрат җитәкчелендә мәктәптә «Туган якны өйрәнү» музее төзелә. Укучылар өчен уңайлы шартлар тудырыла, ашханә, заманча кабинетлар, компьютер сыйныфлары булдырыла.
120 ел дәвамында белем учагы булган мәктәп бүгенге көндә дә укучыларга гомуми урта белем бирә, районның алдынгы мәктәпләреннән санала. Сафиуллин Ленар Габделкаюм улы җитәкчелегендәге коллективта 23 югары белемле укытучы (шуларның 11е югары категорияле) укыта, барлыгы 157 бала белем ала. 2022 елда мәктәпкә капиталь ремонт ясалган. Хезмәт, тормыш иминлеге дәресләре өчен яңа бина төзелгән, парк булдырылган. Балаларга белем алыр өчен барлык уңайлыклар тудырылган.
КЫСКАРТЫЛМАЛАР ИСЕМЛЕГЕ
ТР ДА – Татарстан Республикасы Дәүләт архивы
ЧЫГАНАКЛАР
Казанские губернские ведомости. 1907. 6 марта.
ТР ДА. 1 ф. 4 тасв. 3049 эш.
ТР ДА. 1 ф. 4 тасв. 3547 эш.
ТР ДА, 119 ф. 1 тасв. 780 эш.
ТР ДА. 119 ф. 1 тасв. 1116 эш.
ТР ДА. 160 ф. 1 тасв. 1216 эш.
ТР ДА. Р6500 ф. 1 тасв. 1 эш.
ТР ДА. Р6500 ф. 1 тасв. 9 эш.
ТР ДА. Р6500 ф. 1 тасв. 25 эш.
ТР ДА. Р6500 ф. 1 тасв. 31 эш.
ТР ДА. Р6500 ф. 1 тасв. 91 эш.
ТР ДА. Р6500 ф. 1 тасв. 142 эш.
1 Постановление СНК СССР, ЦК ВКП(б) от 13.03.1938 г. за №324 «Об обязательном изучении русского языка в школах национальных республик и областей».
About the authors
Khalida Z. Bagautdinova
Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences
Author for correspondence.
Email: halida12_61@mail.ru
ORCID iD: 0009-0009-1809-8556
SPIN-code: 9763-4477
Researcher of the Department of History of the Volga and Cis-Urals Regions
Russian Federation, 7A, Baturin St., Kazan 420111, Russian FederationReferences
- Bahavetdinova Kh.Z. (2009). The state of religion and education in Yamashirma village (19th – early 20th centuries). Gasyrlar avazy – Ekho vekov [Echo of Centuries]. No. 1: 190–194. (In Tat.)
- Biktimirova T.Ä. (2012). The fate of a girl is the fate of a nation. In: Khäterlärne yañartıyq [Refresh your memories]. Kazan: Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences: 6–11. (In Tat.)
- Garipova F. (2003). Don’t forget you, dear land. Kazan: Tatar Book Publ. (In Tat.)
- Salikhov R.R., Khayrutdinov R.R. (1999). The history of Muslim parishes in the Vysokogorsk Region. In: Essays on the history of the Vysokogorsk Region of the Republic of Tatarstan. Kazan: 205–206. (In Russ.)
- Shakirğanov R.Ä. (2005). The Yamashurma school is a spring of enlightenment. Ways of development of Tatar education. Kazan: New Knowledge Publ. (In Tat.)
- Zinnätullina A.Ä., Sadyikov Sh.F. (2017). Soviet Education: from Tatarization to centralization (1938–1958). In: The History of the Tatar Pedagogical Thought. Kazan: Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences: 163–176. (In Tat.)
Supplementary files

