Bagbustan Mukminova and her school for girls (based on secondary analysis)

Cover Page

Cite item

Full Text

Abstract

The study is dated to 140th anniversary of the birth of the outstanding representative of the Tatar people, Bagbustan Vildanovna Mukminova (1884–1963). She is a well-known educator, teacher and author of numerous articles on women’s issues. Thanks to her, in 1908 the first new-method school, the Bagbustan School, was opened in Orenburg, which operated until 1918. Baghbustan Khanum resumes summer pedagogical courses created at the turn of the 19th – 20th centuries on the initiative of Gabdulgani Khusainov in the village of Kabanovo, Burzyan-Kipchak Volost, Orenburg Province. She is one of the first Tatar women to receive an official certificate from the Orenburg Muslim Spiritual Assembly, which allowed teaching activities. B. Mukminova went to Turkey in 1914 to study teaching experience and improve education. There she seeked permission to enter the parliament and spoke before local deputies. That was an unheard of event for Turkey and was covered by the Turkish press.

The presented article presents the biographical facts and principal directions of B.V. Mukminova’s pedagogical activities. The study is based on a secondary analysis of information from the book “Un ellyk gyilmi hezmat”, dedicated to the 10th anniversary of Baghbustan School and its leader's pedagogical work. The book, prepared by members of the Orenburg Muslim Women’s Society, describes the history of the Bagbustan School from the first days of its existence, mentions people who provided material and moral support to the school, lists the subjects taught, discloses the income and expenses of the educational institution, and highlights the work of pedagogical courses. The publication describes in detail Baghbustan Khanum's trip to Turkey and contains the memoirs of the teacher of the Ak-Mechet girls’ school, Hermez Muhammedova, who was a participant in the summer pedagogical courses. Particular attention is given to the note about Baghbustan Khanum from the Turkish newspaper “Tasfire Afkar”.

Full Text

Мөэминова Багъбостан Вилдан кызы (1884–1963) – ХХ гасыр башы татар милли мәгарифе үсешенә зур өлеш керткән күренекле мәгърифәтче, 1905 елгы Россия революциясеннән соң Оренбургта беренче җәдиди кызлар мәктәбе ачкан һәм Кабан авылында1 мөгаллимәләр хәзерләү курслары оештырган мөгаллимә, татар вакытлы матбугаты битләрендә хатын-кызларның иҗтимагый тормышта һәм гаиләдә тоткан урынын, тәгълим-тәрбия темаларын яктырткан мәкаләләр авторы.

Багъбостан ханым 1884 елда Татарстанның хәзерге Азнакай районына кергән Мәндәй авылында дөньяга килә. Төрле сәбәпләр аркасында, тиздән гаилә Оренбургка күченеп китәргә мәҗбүр була. Монда кыз яңа ысул белән укытуга нигезләнгән Фатыйма Әдһәмова2 мәктәбендә белем алып, үзлегеннән күп кенә дөньяви фәннәрне үзләштереп, тирән белемле, алдынгы карашлы, киң фикерле шәхес булып формалаша (Кудаш, 1984: 164–165).

Аң-белемгә тартылган кыз үзе дә балалар укытырга хыяллана. 1908 елда Оренбург шәһәрендә ул ире Гобәйдулла Рәдүди3 һәм остазы Ф.Әдһәмова булышлыгы белән кызлар мәктәбе ача һәм анда күп еллар дәвамында мөдирлек итә. Уку йорты «Багъбостан мәктәбе» исеме белән таныла. Мөгаллимә ханым төрле каршылыкларга карамыйча, мәктәпнең укыту программасын елдан-ел киңәйтә бара, анда төп фәннәр белән беррәттән, кул эшләренә дә зур әһәмият бирелә, ә инде укыту эшенә кызыксынулары булган соңгы сыйныф кызларына укытучы һөнәре үзләштерү мөмкинлеге дә тудырыла. Нәтиҗәдә мәктәпнең даны бик тиз еракларга таралып, бирегә белем алырга илнең төрле төбәкләреннән мөселман (татар, башкорт, казакъ, үзбәк, кыргыз) кызлары килә башлый.

Багъбостан ханым белемен баету, башка җирләрдә эшләп килгән кызлар мәктәпләренең эшчәнлеге, мөселман халыкларының тормыш-көнкүреше белән танышу максатыннан берничә ел рәттән төрле төбәкләргә сәяхәт итә. Алар арасында иң кызыклысы һәм иң әһәмиятлесе – 1914 елның җәендә Төркиягә баруыдыр, мөгаен. Ул Төркиянең күп кенә шәһәрләрендә булып, уку-укыту эчтәлеген өйрәнә, төрек хатын-кызлары оешмаларында, махсус ханымнар өчен чыга торган журнал нәшриятендә була, мөселман хатын-кызларыннан беренче кеше буларак, фәкать ирләр катнашында гына уза торган Милли Мәҗлес утырышына керергә рөхсәт алып, хатын-кызларны борчыган проблемаларны күтәрә.

Сәяхәтләрнең нәтиҗәсе буларак, мәктәпнең уку-укыту программасы тагын да камилләштерелә һәм укучылар саны тагы да арта. Ун ел эчендә мәктәпне барлыгы 1212 кыз бала тәмамлый. Шулай итеп, Багъбостан ханымның тырышлыгы һәм үҗәтлеге нәтиҗәсендә башлангыч мәктәп буларак ачылган уку йорты 1918 елга гимназия югарылыгына күтәрелә.

Мәктәп тоту белән бергә, Багъбостан ханым Кабан авылында кайчандыр Гани бай4 башлап җибәргән мөгаллимәләрнең белемен күтәрү курсларын торгызу эшенә дә алына һәм ике ел рәттән аның мөдирәсе була. Бу курсларга, Оренбург авылларыннан кала, Себер һәм Төркестан, Кырым һәм Кавказдан күп кенә укучы җыела. Укучылар, белем дәрәҗәләренә карап, өч төркемгә бүленәләр. Курсларда мәктәптә укыла торган фәннәр генә өйрәтелеп калмый, мәктәптән тыш уку, милли театр, музыка, хатын-кызларның иҗтимагый вә хокукый хәле, хиҗаб һәм башка мәсьәләләр буенча мәгълүмат та бирелә. Курслар ахырында имтихан уздырылып, Оренбург шәһәренең татар дөньясы өчен әһәмиятеле оешмаларына экскурсия дә оештырыла (Зиннәтуллина, 2019: 17). Шулай итеп, ун ел эчендә «Багъбостан мәктәбе» һәм җәйге курслар кысаларында барлыгы 347 мөгаллимә хәзерләнеп чыга.

Заманында «Багъбостан мәктәбе» һәм аның мөдирәсенең эшчәнлеге мөселман җәмәгатьчелегендә югары бәяләнгән. Мәсәлән, Габделхәмит Мөслими5 үзенең Оренбургтагы татар кызлары өчен ачылган уку йортларын сурәтләгән мәкаләсендә бу мәктәптә белем бирү процессының югары дәрәҗәдә куелышына басым ясый, ә аның җитәкчесен иң сәләтле һәм булдыклы мөселман хатын-кызлары рәтенә кертә (Мөслими, 1915).

1918 елда исә Багъбостан ханымның педагогик эшчәнлегенең зур әһәмияткә ия булган өлешенә беркадәр нәтиҗә ясау, аны олылау йөзеннән «Ун еллык гыйльми хезмәт» дип аталган китапчык басылып чыга. Бу хезмәт Оренбург мөселман ханымнары җәмгыяте тарафыннан, мәктәпнең ачылуы һәм Багъбостан ханымның мәгариф юлында ун ел хезмәт куюы уңаеннан төзелә. Китапта Багъбостан ханым эшчәнлегенең тулы тарихы сурәтләнә: мәктәп эшчәнлеген оештыру мизгелләре, матди һәм мәгънәви ярдәм күрсәткән шәхесләр, укытылган фәннәр, һәр елны тотылган чыгымнар, укучылар саны, мөгаллимә ханымның ничек итеп укытучылык шәһадәтнамәсе алуы, Төркиягә сәяхәте, җәйге курслар һ.б. Моннан тыш, җәйге курсларда белемен арттырырга килгән Акмәчет хәйрия җәмгыяте мәктәбе мөгаллимәсе Һөрмез Мөхәммәдованың истәлекләре һәм Багъбостан ханымның Төркиягә сәяхәте вакытында булган вакыйгаларны яктырткан мәгълүмат урын алган.

КУШЫМТАЛАР

Мөгаллимәләр курсы тәэсирияте (гайнән)

«Без – Кырым, Акмәсҗед мөгаллимәләре бу сәнә хәмиятьле (яклаучан) затлар саясендә у (ул) дәрәҗә зыяландык вә истифадә итдеккә (файдалануга) аңлатмактан гаҗизем. Улҗә (табыш) хосусый уларак, бер кач (берничә) айлар укымышдым. Бу хосусый укуешы бәндә (миндә) пәк чок (бик) хисләр уяндырмышды. Милләтнең яртысыны кадынлар (хатыннар) тәшкил итдекене аңламышдым. Бу хисләреме дәһа зиядә (тагы да) тәүсигъ (киңәйтү) вә инкишаф итдерә (ача) белмәк өчен милләтнең анасы димәя шаян (тиешле дәрәҗәле) мөгаллимә Багъбостан ханымның тәртип итдеке мөгаллимәләр курсына җан атмышдым. Шу курса иштирак итмәк (катнашу) өчен Кырым – Акмәсҗет җәмгыять хәйриясе онытылмаз дәрәҗәдә ярдәм итдекендән, кәндесенә (үзенә) миннәтдарым (рәхмәтлемен). Ниһаять, мөгаллимәләр курсына килеп, мөгаллимәләремезе вә рәфикаләремезе күрәнҗә йөземез дәһа бер кат көлде. Сыйралар (юллар) үзәренә кичеп назик (гүзәл) сүзләр, мөәссир (тәэсирле) нотыклар дыңлаеп, бер кач көн соңра Оренбург шәһәре мәгарифпәрварләрендән “Вакыт” газетасы баш мөхәррире Фатих әфәнде Кәримов, Сөнгать әфәнде Бикбулатов, Габдулла Газиз әфәнде Сакмарый, башка мөхтәрәм затларның лекцияләрене дыңладыкемдә кәндемдә соң дәрәҗә бер мәсгудиять (рәхәтлек) хисе идиюрдем. Ләкин шимали кардәшләремнең шивәләренә (диалект) ашна (таныш) улмадыгымдан, ибтидалары (башлангычлары) бераз диңеләеп дәвермеш исәм дә, нәзакятьле мөгаллимәләремездән Багбостан ханым, Төркестанлы Маһирә ханым, Троицк шәһәре дарелмөгаллимат мөгаллимәсе Сара ханымларның сәгый (тырышлык) вә гайрәтләре саясендә гүзәлчә алышып, аз заман эчендә чук файдаландым вә шимдидән (моннан) соңра кадын вә кызларның бәхтияр улачакларына, каралык зинданындан чыгып, сәрбәст (ирекле, азат) яшәячәкләренә өмидләр багладым. Мөгаллимә ханымнарымызә бөек дәрәҗә гарыз миннәтдары әйләдем.

Оренбург земствосының мөселманләрә билхасса (махсус рәвештә) мөселман мөгаллимәләре курсларына итдеке илтифат өчен дә тәшәккер (рәхмәт) әйтмәмәк мөмкин дәгелдер. Бән бу заманә кадәр земстволарың нә улдыгыны вә унларың хаиз (җыйган) улдыклары әһәмиятен пәк аз билиюрүм. Шимди (хәзер) исә боны да аңладым. Һәля, безем мөгаллимәләр курсына бирдеке әһәмият шаян тәкъдирдер. Оренбург земствосы мөгаллимәләр курсына күстәрдеке хәсән (гүзәл) нәзар (игътибар) сәясендә безләр сәяхәт иттек. Оренбург шәһәрене күрдек. Урадә гыйльми, фәнни, сәнагый (сәнәгатькә караган) мөәссәсәләре (оешмаларын) зиярәт әйләдек. Земствоның бу лотыфы да (гүзәллеге дә) һич оныдыламаз. Башда Оренбург земствосы мәгариф мөдире Березняков, земствоның мәгариф шөгъбәсе вә мөселман мәэмүрләрендән Ибраһим әфәнде Терегулов, Ибраһим әфәнде Бикчәнтәев вә зикер (искә алган) әфәнделәр үзәре земство идарәсенә вә Оренбург мөселманларына соң дәрәҗә мөтәшәрриф (рәхмәтле). Курсдан бөек истифадәләр иттек (файдалар алдык). Әүлән (беренчедән), Русиянең мохтәлиф (төрле) йирләрендән кәлән мөгаллимә рәфикаләремез лә күрешеп танышдык, сөйләшдек. Хиссиятемез лә пайлашдык (бүлештек). Саниян (икенчедән), шимали кардәшләремезнең гыйлем вә гыйрфанчә күстәрдекләре тәрәккыйләрене күреп, истикъбалемезең (киләчәгебезнең) өмидле улдыгына кальбләремезә (йөрәкләребезгә) иман тугъды. Салисән (өченчедән), шимали һәмширәләремезең бер баскычда улса, безләрдән югары улдыкларыны күреп мәмнүн улдык.

Акмәсҗед җәмгыять хәйрия мәктәбе мөгаллимәсе Һөрмез Мөхәммәдова. (Б. 14–15)

Мәҗлестә элек ислам ханымы

Дүн (түбән, аскы), мәбгусан (депутатлар) милләт. Һич өмид вә интизар итмәдекләре, ихтимал ки хатер (хәтер) вә хыялларындан бәйлә кәчирмәдекнәре мәмнүният. Бәхеш (өлеш, бүләк) бер йиңеллек каршысында калмышлар, самигин миянымда (сөйләүләренә күрә), элек дәфга (тапкыр) уларак бер төрек вә мөселман ханымы күрмешләрдер.

Бу мөхтәрәм һәмширәмез Русиянең Оренбург шәһәрендәге төрек инас (хатын-кыз) мәктәбенең мөдирә вә мөгаллимәсе Багъбостан ханым әфәндедер ки, мәҗлесә бер мөгаллимәсе илә килмеш вә матбугат әҗнәбия (чит) ложасында әхез (кабул итү, кулга алу) мәүкыйгъ (урын) идәрәк, госманлы төрекләре кардәшләренең күндердекләре мәбгусларың мөзакәрәэне үзен мөддәт (вакыт) истимагъ (тыңлау) әйләмеш, мәҗлесә керән элек төрек ханымы улмак имтиязын (башкалардан аерылып тору) ихраз (ирешү) илә мәҗлес миллимезең тарихына карышмышлардыр.

Нә гүзәл бер хатирә...

(«Тасфире әфкяр», 1145 нөсхәсе) (Б. 16)

ЧЫГАНАКЛАР

Мөслими Г. Оренбургта кызлар мәктәбе // Вакыт. 1915. 3 апрель.

Ун еллык гыйльми хезмәт: Оренбург шәһәрендә беренче кызлар мәктәбе вә беренче мөгаллимәләр курсының мөәссисе вә мөдирәсе Багъбостан ханымның ун еллык бәйрәменә багышлана. Оренбург, 1918. 23 б.

[1] Хәзер Оренбург өлкәсенең Сарыкташ районына керә.

2 Адамова (Әдһәмова) Фатыйма Миркамали кызы – Оренбургта яңа ысуллы татар кызлар мәктәбе мөдирәсе, I Бөтенроссия мөселман хатын-кызлары корылтае делегаты.

3 Гобәйдулла Габдулла улы Мөэминов (1885–1912) – шагыйрь, педагог. Хәзерге Оренбург өлкәсенең Рәдүт (Никитино) авылында туган. «Кыйссалы вә хиссалы шигырьләр» (1907), «Гөлзаре сыйбиян» («Балаларга чәчәк түтәле», 1907), «Мәктәп өчен шигырьләр» (1909) исемле шигырь җыентыклары, «Табигатькә сәяхәт яки тарихи табигыйә» (1908), «Тәсһиле җәгърафия» («Гадиләштерелгән география», 1911) исемле дәреслекләр авторы.

4 Хөсәенев Габделгани Мөхәммәтгали улы (1839–1902) – сәүдәгәр, җәмәгать эшлеклесе, иганәче.

5 Мөслимев Габделхәмит Гатаулла улы (1889–1937) – мәгърифәтче, мөгаллим.

×

About the authors

Alsou A. Zinnatullina

Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences

Author for correspondence.
Email: jamash.00@mail.ru

Researcher at the Center of History and Theory of National Education

Russian Federation, Kazan

References

  1. Qudash S. (1984) The heroic daughter of the people. Kazan utlary [The lights of Kazan]. No.10: 164–169. (In Tat.)
  2. Zinnatullina A.A. (2019) The famous educator Bagbustan khanum. Bezneñ miras [Our legacy]. No.5: 16–22. (In Tat.)

Supplementary files

Supplementary Files
Action
1. JATS XML

Copyright (c) 2024 Зиннатуллина А.A.

Creative Commons License
This work is licensed under a Creative Commons Attribution 4.0 International License.

Согласие на обработку персональных данных с помощью сервиса «Яндекс.Метрика»

1. Я (далее – «Пользователь» или «Субъект персональных данных»), осуществляя использование сайта https://journals.rcsi.science/ (далее – «Сайт»), подтверждая свою полную дееспособность даю согласие на обработку персональных данных с использованием средств автоматизации Оператору - федеральному государственному бюджетному учреждению «Российский центр научной информации» (РЦНИ), далее – «Оператор», расположенному по адресу: 119991, г. Москва, Ленинский просп., д.32А, со следующими условиями.

2. Категории обрабатываемых данных: файлы «cookies» (куки-файлы). Файлы «cookie» – это небольшой текстовый файл, который веб-сервер может хранить в браузере Пользователя. Данные файлы веб-сервер загружает на устройство Пользователя при посещении им Сайта. При каждом следующем посещении Пользователем Сайта «cookie» файлы отправляются на Сайт Оператора. Данные файлы позволяют Сайту распознавать устройство Пользователя. Содержимое такого файла может как относиться, так и не относиться к персональным данным, в зависимости от того, содержит ли такой файл персональные данные или содержит обезличенные технические данные.

3. Цель обработки персональных данных: анализ пользовательской активности с помощью сервиса «Яндекс.Метрика».

4. Категории субъектов персональных данных: все Пользователи Сайта, которые дали согласие на обработку файлов «cookie».

5. Способы обработки: сбор, запись, систематизация, накопление, хранение, уточнение (обновление, изменение), извлечение, использование, передача (доступ, предоставление), блокирование, удаление, уничтожение персональных данных.

6. Срок обработки и хранения: до получения от Субъекта персональных данных требования о прекращении обработки/отзыва согласия.

7. Способ отзыва: заявление об отзыве в письменном виде путём его направления на адрес электронной почты Оператора: info@rcsi.science или путем письменного обращения по юридическому адресу: 119991, г. Москва, Ленинский просп., д.32А

8. Субъект персональных данных вправе запретить своему оборудованию прием этих данных или ограничить прием этих данных. При отказе от получения таких данных или при ограничении приема данных некоторые функции Сайта могут работать некорректно. Субъект персональных данных обязуется сам настроить свое оборудование таким способом, чтобы оно обеспечивало адекватный его желаниям режим работы и уровень защиты данных файлов «cookie», Оператор не предоставляет технологических и правовых консультаций на темы подобного характера.

9. Порядок уничтожения персональных данных при достижении цели их обработки или при наступлении иных законных оснований определяется Оператором в соответствии с законодательством Российской Федерации.

10. Я согласен/согласна квалифицировать в качестве своей простой электронной подписи под настоящим Согласием и под Политикой обработки персональных данных выполнение мною следующего действия на сайте: https://journals.rcsi.science/ нажатие мною на интерфейсе с текстом: «Сайт использует сервис «Яндекс.Метрика» (который использует файлы «cookie») на элемент с текстом «Принять и продолжить».