Алтын Урда мирасы: Татарстан һәм Казахстан галимнәренең фәнни хезмәттәшлеге [Наследие Золотой Орды: научное сотрудничество ученых Татарстана и Казахстана]
- Авторы: Гиниятуллина Л.С.1
-
Учреждения:
- Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ
- Выпуск: Том 15, № 3 (2025)
- Страницы: 191-198
- Раздел: Научная жизнь
- URL: https://journals.rcsi.science/2410-0765/article/view/326340
- DOI: https://doi.org/10.22378/2410-0765.2025-15-3.191-198
- EDN: https://elibrary.ru/UQEPVP
- ID: 326340
Цитировать
Полный текст
Аннотация
Между учеными Татарстана и Казахстана успешно развивается сотрудничество в области изучения наследия Золотой Орды. С 1996 г. между Институтом истории Академии наук Республики Татарстан и научными центрами Казахстана подписаны меморандумы о сотрудничестве, реализуются совместные исследовательские проекты. Международные форумы, научные конференции и круглые столы служат важной платформой для многосторонних научных дискуссий. В научном журнале «Золотоордынское обозрение» и сборнике «Золотоордынское наследие» публикуются статьи, в которых вводятся в научный оборот и анализируются новые источники, археологические находки и письменные памятники. Совместные монографии, подготовленные казахстанскими и татарстанскими учеными, укрепляют научное сотрудничество. Результатом этих мероприятий становится создание прочной основы для будущих исследований, укрепление международных научных связей. Таким образом, открываются перспективы для новых проектов по изучению истории тюркских государств и их места в мировой истории, что способствует сохранению общего историко-культурного наследия
Ключевые слова
Полный текст
Россия һәм Казахстанны тарихи, мәдәни һәм фәнни бәйләнешләр тоташтыра. Бу элемтәләр ике илнең уртак тарихи мирасында аеруча ачык чагыла, гасырлар аша сакланып килгән бердәмлекнең нигезен тәшкил итә.
Фәнни хезмәттәшлеккә килгәндә, Татарстан һәм Казахстан галимнәре арасында актив эш алып барыла. Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән Казахстан Республикасының академик һәм югары белем учреждениеләре арасында килешүләр һәм хезмәттәшлек турындагы меморандумнар имзаланган. Бу хезмәттәшлек 1996 елдан бирле дәвам итә һәм системалы рәвештә яңа проектларга нигез сала. Тарих фәннәре докторы, Тарих институты директоры, Татарстан ФА академигы Радик Рим улы Салихов ике республика арасында фәнни бәйләнешләрне ныгытуга даими рәвештә зур өлеш кертә.
Шуны да искәртергә кирәк: Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты, бигрәк тә Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге, Казахстаннан килгән фәнни делегацияләрне даими кабул итү урынына әверелде.
2024 елның 30 маенда Институтта Р.Б. Сүлейманов исемендәге Шәрыкъны өйрәнү фәнни-тикшеренү институты хезмәткәрләре Багдат Данияр улы Дүсенов һәм Дина Есиркәп кызы Мәдерова белән очрашу узды. Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының директор урынбасары Марат Гибатдинов кунакларны Институтның фәнни эшчәнлеге белән таныштырды. Очрашу вакытында эпиграфик мирасны өйрәнү өлкәсендә фәнни хезмәттәшлек мөмкинлекләре, Шәрыкьны өйрәнү институтының баш директоры Дүкен Масимханулының Казанга рәсми визитын оештыру, ике институт арасында фәнни хезмәттәшлек меморандумын имзалау турында килешүгә ирешү мәсьәләләре төп темалар булып торды.
Бу очрашу нәтиҗәсендә Татарстан һәм Казахстан фәнни мәктәпләренең уртак эшчәнлеген ныгыту юнәлешендә яңа адымнар ясалды. Бу хезмәттәшлек тарихи-мәдәни бәйләнешләрне тирәнрәк өйрәнүгә ярдәм итәчәк.
2024 елның 5 августында Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтына «Сарайшык» дәүләт тарихи-мәдәни тыюлыгы директоры, тарих фәннәре докторы, профессор Муктар Абилсеит Капизулы җитәкчелегендәге делегация килде. Институт директоры, Татарстан ФА академигы Радик Рим улы Салихов кунакларга Институтның төп фәнни эш юнәлешләре турында мәгълүмат бирде. Шулай ук очрашу нәтиҗәсендә хезмәттәшлек турындагы меморандумга кул куелды.
Фәнни хезмәттәшлекне ныгыту чаралары турында килешү кысалары нигезендә Татарстан һәм Казахстан галимнәре (тарихчылар, этнологлар һәм археологлар) озак еллар буена тыгыз фәнни элемтәләрне саклап килә. Бергәләп күп тикшеренүләр алып барыла, уртак фәнни хезмәтләр һәм монографияләр бастырыла. Мисал өчен ике монографияне генә күрсәтеп узыйк: Канат Үскенбайның «XIII–XV гасыр башында Көнчыгыш Дәште Кыпчак олысы» [3], 2019 елда Юлай Шамильоглуның «Алтын Урдада кабилә сәясәте һәм иҗтимагый төзелеш» монографиясе [4] һ.б.
Тарих фәннәре белгечләре Ж.М. Сабитов, А.А. Каратаев [1, с.814–831], Нурлан Адилбекович Атыгаев, Самал Абаевна Тулеубаева, Аида Сериковна Маргулан, Галия Амзеевна Камбарбекова, Жулдыз Мусаевна Тулибаева [2, с.366–377], Т.А. Уалиев, А.К. Кушкумбаев [7], Омирбек Канай, Мурат Дабылович Калменов, Махсат Алпысбесұлы Алпысбес һ.б. үз мәкаләләрен безнең Халыкара, югары рейтинглы, рецензияләнә торган фәнни «Золотоордынское обозрение» журналында, «Золотоордынское наследие» [5] җыентыгында даими рәвештә бастырып киләләр. Казахстан галимнәренең тикшеренүләрендә тарихи чыганакларга таяну хас.
Бу хезмәттәшлек ике якның галимнәре өчен дә файдалы булып, Алтын Урда тарихын өйрәнүдә яңа ачылышларга өлеш кертә.
Журнал битләрендә яңа чыганакларны, тарихи документларны фәнни анализлау, яңа археологик табышларны өйрәнү, язма истәлекләрне тикшерү, нумизматик материалларны системалаштыру һәм бастыру безнең өчен зур әһәмияткә ия.
Без казахстанлы тикшеренүчеләребезгә үзәгебез эшчәнлеген үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәбез.
Фәнни хезмәттәшлек безнең уртак уза торган конференцияләр һәм фәнни форумнар эшчәнлегендә дә нык чагыла. Мәсәлән, 2024 елның 11 апрелендә Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Евразиянең урта гасыр тарихының актуаль проблемалары» дигән темага халыкара фәнни түгәрәк өстәл узды. Бу чара Казахстан Республикасында фән көне һәм «Алтын Урданы тикшерүчеләр ассоциациясе» оешмасының 5 еллык юбилеена багышланды.
Түгәрәк өстәлнең мактаулы кунаклары арасында Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкат Нургали улы Миңнеханов, Казахстанның Казандагы Генераль консулы Ерлан Узан улы Искаков, чыгыш ясаучылар арасында Казан, Мәскәү һәм Астана (Казахстан) галимнәре бар иде.
Шулай ук Казахстанның фәнни үзәкләрендә үткән чараларның да кайберләрен атап узу урынлы булыр: 2024 елның 25–26 апрелендә Түркестан шәһәрендә «Алтын Урда һәм аның мирасы» халыкара конференциясе узды. ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе И.Миргалиев «“Идегәй” дастанының татар вариантлары: тарихи параллельләр» дигән темага чыгыш ясады.
Бу хезмәттәшлек Алтын Урда тарихын өйрәнүдә яңа ачылышлар ясарга мөмкинлек бирә һәм ике як галимнәре арасында фәнни бәйләнешләрне, бердәмлекне ныгыта.
2025 елның 10 июнендә Татарстан Фәннәр академиясендә Россия һәм Казахстан тарихчыларыннан төзелгән уртак эш төркеменең эшлекле очрашуы узды. Бу чара VIII Халыкара Алтын Урда форумы [6, с.475–479] «Pax Tatarica: урта гасыр чыганаклары һәм тарихи контекст» кысаларында үтте.
Очрашуда югары уку йортлары һәм фәнни үзәкләр вәкилләре, башкарма һәм закон чыгару органнары вәкилләре, шулай ук дипломатия хезмәтләре эшлеклеләре катнашты.
Җыелышны Татарстан ФА президенты Рифкат Миңнеханов ачып җибәрде. Ул эш төркеменең уртак тарихи хәтерне саклауга һәм ике ил арасындагы фәнни хезмәттәшлекне ныгытуга керткән өлешен билгеләп үтте.
Докладлар белән дә чыгыш ясаучылар арасында тарих фәннәре докторы Михаил Липкин, тарих фәннәре докторы, депутат Әбил Еркин, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев һәм башка галимнәр дә бар иде.
Әлеге чарада фәнни дискуссиянең төп юнәлешләре булып Алтын Урда тарихына караган яңа чыганакларны өйрәнү, уртак тарихи мирасны саклау, ике ил тарихчылары хезмәттәшлегендә яңа юллар, юнәлешләр эзләү мәсьәләләре каралды. Әлеге очрашуның нәтиҗәләре дә шактый зур һәм күпкырлы булды: фәнни хезмәттәшлекне ныгыту буенча килешүләргә ирешү, уртак фәнни проектларны нәтиҗәле гамәлгә ашыру планын булдыру, киңәйтелгән фәнни публикацияләр программасын әзерләү һ.б.
Бу чара Россия һәм Казахстан галимнәре арасында фәнни бәйләнешләрне яңа дәрәҗәгә күтәрүдә мөһим адым булып саналды. Тарих фәне өлкәсендәге хезмәттәшлек ике илнең мәдәни-тарихи бәйләнешләрен ныгытуга ярдәм итә.
Быел Казанда гаҗәп мәдәни вакыйга әзерләнә – итальян артисты Алтын Урда тарихын казак телендә сөйләячәк.
2024 елда «Хан Солтан. Алтын Урда» операсы Казахстан театрында сәхнәгә куелды. Консультантлардан Татарстан тарихчысы Илнур Миргалиев, казах тарихчысы Нурлан Атыгаев, Истанбулдан профессор Ильяс Кемалоглу сюжетка өлеш керттеләр. Айнур ханым Копбасаров җитәкчелегендә масштаблы опера чынга ашты.
Алтын Урданың мөселманлашып китүендә, исламга керүендә, көчле дәүләткә әверелүендә Хан Солтанның роле гаять зур. Сарайларда тәрбия алган кеше буларак, төрки мөселман мәдәниятен үстерүдә, Алтын Урданың формалашуында зур роль уйнаган шәхес. Хан Солтанны Зәринә Алтынбаева уйнаган, аның әнисе казах, әтисе татар. Казахстанда өч көн премьера аншлаг белән барган.
Быел исә Абай исемендәге Казах милли опера һәм балет театры 26 августта Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә үзенең яңа зур премьерасын – «Хан Солтан. Алтын Урда» милли операсын тамашачыларга күрсәтте. Символик рәвештә, Татарстан башкаласы бу спектакльне күрсәткән өченче шәһәр булды – Алмата һәм Истанбулдан соң. «Без татар, Казан һәм бөтен Россия тамашачыларының да бу спектакльне яратачагына өметләнәбез. Чөнки бу – безнең уртак төрки мирасыбыз. Минемчә, операны тәкъдим итү бик уңышлы һәм югары профессиональ дәрәҗәдә башкарылган. Тарихи яктан бу эш махсус әһәмияткә ия: Урта гасырлардагы хатын-кызларның ролен, Алтын Урда дәүләтенең барлыкка килүен һәм Җучи хан нәселенең тарихын Хан Солтан образы аша яктырту – зур казаныш. Казах кардәшләренә бик зур рәхмәт – алар мондый кыю һәм кызыклы теманы эшкә алганнар», – ди ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институтының М.Г. Госманов исем. Алтын Урда һәм татар ханлыклары тарихын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев.
Татар-казах дуслыгын ныгытучы бу истәлекле вакыйга барыбыз өчен дә эзсез калмас!
2025 елның 9–12 сентябрендә Казахстан Республикасының Астана шәһәрендә «Алтын Урда тарихының хәзерге проблемалары буенча ике институт арасындагы фәнни хезмәттәшлек» темасына түгәрәк өстәл үткәрелде.
Әлеге чараны Фән һәм югары белем министрлыгы Фән комитетының «Җучи Олысын өйрәнү фәнни институты» оештырды.
Түгәрәк өстәлдә М.Г. Госманов исем. Алтын Урда һәм татар ханлыклары тарихын өйрәнү үзәге галимнәре катнашты: тарих фәннәре кандидаты Миргалеев Илнур Мидхәт улы, тарих фәннәре кандидаты Сәйфетдинова Эльмира Гадәлҗан кызы, кече фәнни хезмәткәр Гыйниятуллина Люция Сөләйман кызы. Чараның төп өлеше булып Җучи Олысы чорына багышланган «Казахстан тарихы» китабының өченче томы буенча фикер алышу булды.
Бу фәнни чара Казахстан һәм Татарстан тикшеренүчеләре арасында тәҗрибә алмашуга, фәнни хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итәчәк, шулай ук Алтын Урда тарихы һәм мирасын тирәнрәк өйрәнүгә зур өлеш кертәчәк.
Об авторах
Люция Сулеймановна Гиниятуллина
Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ
Автор, ответственный за переписку.
Email: lusiia@mail.ru
ORCID iD: 0000-0002-3904-6079
Scopus Author ID: 57201655777
ResearcherId: W-4335-2019
младший научный сотрудник Центра исследований Золотой Орды и татарских ханств им. М.А. Усманова
Россия, КазаньСписок литературы
- Сабитов Ж.М., Каратаев А.А. Эпосы про Идегея и его родственников в эпическом цикле «Сорок батыров Крыма» // Золотоордынское обозрение. 2024. Т.12, №4. С.814–831. https://doi.org/10.22378/2313-6197.2024-12-4.814-831 EDN: GMGCJT
- Тулибаева Ж.М. История Золотой Орды в хивинской историографии // Золотоордынское обозрение. 2020. Т.8, №2. С.366–377. doi: 10.22378/2313-6197.2020-8-2.366-377
- Ускенбай К.З. Восточный Дашт-и Кыпчак в XIII – начале XV века. Проблемы этнополитической истории Улуса Джучи / ред. И.М. Миргалеев. Казань: Изд-во «Фэн» АН РТ, 2013. 288 с.
- Шамильоглу Ю. Племенная политика и социальное устройство в Золотой Орде: монография / перевод с англ. яз. Ч.И. Хамидовой, Р.Хаутала; отв. ред. И.М. Миргалеев. Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2019. 260 с.
- Золотоордынское наследие: Материалы VIIΙ Международного Золотоордынского Форума «Pax Tatarica: средневековые источники и исторический контекст», Болгар–Казань, 9–11 июня 2025 г. Вып. 6. Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2025. 476 с. https://doi.org/10.22378/978-5-94981-405-5.2025.
- Гиниятуллина Л.С. VIII Международный Золотоордынский Форум, Болгар–Казань, 9–11 июня 2025 г. // Золотоордынское обозрение. 2025. Т.13, №2. С.475–479. https://doi.org/10.22378/2313-6197.2025-13-2.475-479 EDN: YLACGX
- Уалиев Т.А., Кушкумбаев А.К. К вопросу об изучении казахских вариантов преданий об Идегее // Золотоордынское обозрение. 2024. Т. 12, № 4. С. 782–813. https://doi.org/10.22378/2313-6197.2024-12-4.782-813 EDN: FRCSFC
Дополнительные файлы
